«Тыюлыклар төбәге: бел, ярат һәм сакла»: әдәби-экологик сәяхәт (6+)    

29 апрель көнне 13 нче санлы китапханә тарафыннан уздырылган әдәби-экологик сәяхәт вакытында балалар туган ягыбыз Татарстан, Чаллы шәһәренең тыюлык урыннары буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, табигатьнең иң кызыклы истәлекле урыннары, табигать тыюлыклары, гаҗәеп табигый һәйкәлләр, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында белде. Үзенчәлекле тарих, мәдәният, археология һәм архитектура һәйкәлләре белән таныштылар.  «Тыюлыклы төбәктә» презентациясе катнашучыларны виртуаль рәвештә «Түбән Кама» милли паркы һәм Идел-Кама тыюлыгы турында тарихи риваятьләр, төбәгебезнең хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныштырды. 

Поделиться: